“Фелинотерапия”

2018 елның 8 июне, җомга

Кукмара муниципаль районының “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлегендә психолог Локманова А. Н. егерме өч өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен песиләрнең кеше организымына унай йогынтысы хакында чара уздырды. Ял итүчеләр арасында якын песие  булмаган яки песине яратмаган кеше табылмас.

Чараның максаты: психологик яктан өлкән кешеләрнең аралашучанлыгын һәм тәртипләрен дөресләү, аларның гомуми хәлен һәм кәефен яхшырту, катлаулы авырулардан соң тернәкләндерү.

Чара барышында психолог Локманова Айгөл кешенең физик һәм психик хәләтенә песиләрнең уңай йогынтысын  аңлатты. Ял итүчеләр үзләренең песиләре белән кайчандыр булган көлкеле яки сокландыргыч, хәтта шаккатыргыч хәлләр турында истәлекләрен яңарттылар. Төрле токымлы песиләрнең сүрәтләренә карап, аларның үзенчәлекләре турында белем тупладылар. Чара күңелле, кызыклы, җылы, йомшак тойгылар белән үрелеп алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International