Бәйрәм кунаклары Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, КФУ профессоры, республиканың язучылар берлеге әгъзасы Фоат Галимуллиннар иде
Сабантуй милли уеннар, җыр-биюләр, котлаулар белән үрелеп барды.
Бәйрәм кунаклары Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, КФУ профессоры, республиканың язучылар берлеге әгъзасы Фоат Галимуллиннар иде.
Бәйрәмне район башлыгы Сергей Димитриев үзенең котлау сүзләре белән ачып җибәрде.
Бәйрәмдә кыр батырлары, алдынгы механизатор, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы берлеге җитәкчеләре, белгечләр, сәнәгать, төзелеш, социаль өлкәдә хезмәт куючылар, спортчылар бүләкләнде.
Район үзешчәннәре, иҗат коллективларының чыгышлары бәйрәмгә тагын да күтәренке кәеф, ямь өстәде.
Фото: Эльвира Мөбарәкшина