Пычак авылы китапханәчесе балаларда табигатьне ярату хисе һәм аны саклау максатыннан “Без табигать дуслары” дип исемләнгән КВН үткәрде. “Табигать дуслары”, “Яшеллек сакчылары”ннан торган ике команда үзләренең зирәклекләрен осталыкларын төрле бәйгеләрдә катнашып күрсәттеләр.