Туган көн – иң күңелле мизгел. 2018 елның 25 июнь көнендэ Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә социаль педагог инвалид балалар өчен “Именинниклар көне” исемле күңелле бәйрәм уздырды.
Бу бәйрәмнең төп максаты - бу айда туган балаларны котлау һәм аларның иҗади сәләтлекләрен арттыру өстендә эшләү.
Бәйрәмнең программасы бик яхшы булды: төрле-төрле кызыклы уеннар, җырлар, биюләр. Исем бәйрәмен йөртүчене балалар үзенчәлекле итеп флешмоб биюе белән котладылар.
Бәйрәм балаларга бик ошады.
Социаль педагог Турова Наиля Ринатовна