“Игътибар - балалар!” оператив-профилактик чарасының икенче этабы кысаларында Кукмараның “Ручеек” балалар бакчасы янындагы идарә ителми торган җәяүлеләр кичүендә “Куркынычсыз хәрәкәт” акциясе үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Әлеге акциянең төп максаты - юл фаҗигаләренең санын киметү, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр арасында юл йөрү культурасы булдыру. Манзарас урта мәктәбе волонтерлары җәяүлеләргә юлны тиешле урыннардан гына чыгарга яраганлыгын, ә машина йөртүчеләргә җәяүлеләргә юл бирергә кирәклеген исләренә төшерделәр.Акция барышында юл йөрү кагыйдәләре бозуның 4 очрагы теркәлде. Шуның берсе - балаларны саклагыч җайланма булмау, өчесе куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен.