Мәмәширлеләр Киров өлкәсендәге слетта катнаштылар

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Мәмәшир авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Җәүһәр” ветераннар клубына йөрүче өлкәннәр Киров өлкәсе Малмыж районының Яңа Смәил авылы болынында үткән “Түгәрәк уен” дип исемләнгән төбәкара этнографлар слетында катнаштылар, диплом белән бүләкләнделәр. Йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм яшәтү максатыннан оештырылган чарада төрле җырлы-биюле уеннар уйналды, милли ризыклар әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International