Кукмараның Иске Юмья авылында юл ачылды

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Иске Юмья авылында истәлекле вакыйга - юл ачу тантанасы булды. Муниципаль юл фонды буенча авылның Үзәк урамына вак таш түшәлде. Юлның озынлыгы 1,5 чакрымны тәшкил итә. Юл төзелеше 9 миллион сумнан артыкка төшкән. Әлеге эшне “Татавтодор” җәмгыятенең “Кукмара” юл-төзелеш ремонт участогы башкарган.

- Без бу юлны түземсезлек белән көттек. Чөнки аңа кадәр Үзәк урамыбыз бик начар иде, пычрак ерып йөрергә туры килде, - диде Оштырма Юмья авыл җирлеге башлыгы Анатолий Рамазанов. – Таш юл авыл башыннан алып, клуб янына хәтлек дәвам итә. Шулай ук ике җиргә торбалар да салынды. Билгеле, бу кадәр зур күләмле эшне үзара салым акчасына гына башкарып чыгып булмас иде. Безне юллы иткән өчен район җитәкчелегенә, юл-төзелеш оешмасы хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International