Кукмара районында ике уен мәйданчыгы ачылды

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Кукмара районының Мәмәшир һәм Оштырма Юмья авылларында тантаналы рәвештә спорт мәйданчыклары ачылды. Әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы Алмаз Галәветдинов һәм башкалар бар иде. Бүгеннән әлеге авылларда яшәүче яшьләр заманча итеп эшләнгән мәйданчыктан рәхәтләнеп файдалана алачаклар, ә иң мөһиме - ул балаларның сәламәтлеге өчен куркынычсыз итеп ясалган. Биредә рәхәтләнеп волейбол, баскетбол, бадминтон, футбол уйнарга була.

- Спорт мәйданчыклары ачылу район өчен мөһим чара. Моны Президентыбызның бүләге дип кабул итәргә кирәк, чөнки ул республика программасы ярдәмендә төзелде, - диде Азат Гарифуллин үзенең чыгышында. – Бу күпфункцияле мәйданчык киләчәктә гөрләп торыр, яшьләр шөгыльләнерләр, дип ышанам. Бәлки ул яшь спортсменнар барлыкка килүгә дә сәбәпче булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International