Әдәби кичә: “Бер очрашу – үзе бер гомер!”

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

24 октябрь  көнне Кукмара үзәк китапханәсендә  китапханәбездә эшләп килүче  “Салават күпере” иҗат берләшмәсе белән Мәмәшир авыл китапханәсендә эшләүче  “Нур” клубына йөрүчеләрнең очрашу кичәсе булып үтте. Кукмара китапханәче   Саттарова Лилия Рәис кызы кунакларны клубның эшчәнлеге, җирле язучыларның иҗаты белән таныштырды.  Язучылар  үзләренең шигырьләрен укыдылар, җырлар  җырладылар. Кунаклар да үз сәләтләрен күрсәттеләр. Кичә бик җылы һәм күңелле үтте, ахырдан чәй өстәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International