Кукмара районы укучысы – Роберт Миңнуллинның иҗатына багышланган конкурста җиңүчеләр арасында

2018 елның 26 октябре, җомга

“Счастливые истории” хәйрия фонды балалар арасында Роберт Миңнуллинның иҗатына багышланган конкурс оештырган иде. Җиңүчеләр арасында Мәчкәрә урта мәктәбе укучысы Таңсылу Гыймадиева да бар (укытучысы – Ания Сабитова). Шуннан соң шагыйрь әлеге мәктәпкә үзе кунакка килде, зур бәйрәм кичәсе оештырылды. Роберт Миңнуллин сорауларга җавап бирде, үзенең шигырьләрен сөйләде һәм укучыларның чыгышларын да тыңлады. Таңсылу Гыймадиевага – диплом, ә укытучыга рәхмәт хаты тапшырды һәм аларга үзенең “Көтәм мин корабымны” китапларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International