Кукмарада Россия буенча монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары булып китте

2018 елның 16 ноябре, җомга

Кукмарада Россия буенча монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов булып китте. Ул гражданнарны кабул итеп, әлеге органның эшчәнлеге белән бәйле сорауларга тәфсилле җаваплар бирде. Эшмәкәрләрне бигрәк тә сатып алу мәсьәләләре борчый икән, реклама өлкәсенә кагылышлы сораулар да булды.
Шуннан соң Игорь Павлов Кукмара күппрофильле лицееның 11 сыйныф укучылары белән ачык дәрес уздырды, аларга федераль хезмәт идарәсенең эшчәнлеге турында сөйләде, аннары “Стройком Плюс” җитештерү базасында булды. Шулай ук журналистларның сорауларына җавап бирде.
Районның барлык халкы да Татарстанда контроль-күзәтчелек органы булуын белми, мондый очрашулар гражданнар белән аралашуны уңайлы һәм нәтиҗәле итә, дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International