2018 елның 17 ноябрендә Казан шәһәрендә "Кунаклашу"Халыкара халык сәнгать иҗаты конкурс-фестивале узды.

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Конкурсны оештыручылар-Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты.  Аның составына танылган фән һәм сәнгать эшлеклеләре, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең халык сәнгать иҗаты өлкәсендә әйдәп баручы белгечләре һәм укытучылары кергән жюрины чакырды.

Кукмара районыннан "милли җыр башкару" номинациясендә Кукмара сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары катнашты. Рисана Хантимирова 2 дәрәҗә лауреат дипломы, Фаизова Диләрә, Гыйләҗев Илмир һәм Фәтхуллин Азат - 3 дәрәҗә лауреат дипломнарын (җитәкчесе Хөснетдинова Лилия Мансур кызы) яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International