20 ноябрь — Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне . Бу көнне ятим, авыру һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен төрле чаралар үткәрелә. Мәмәшир авылы китапханәчесе,мәдәният йорты хезмәткәрләре, участок полициясе хезмәткәре белән берлектә күп балалы Мухамадиевлар гаиләсе белән очрашуда булдылар. Алар бу гаиләгә бала хокуклары турында сөйләделәр, туган сорауларга җавап бирделәр,балаларга күчтәнәчләр тапшырдылар.