Кукмара мөхтәсибәте командасы мини-футбол уенында беренче урынны яулады

2018 елның 24 ноябре, шимбә

Алабуга районы Хлыстово бистәсендә Алабуга мөхтәсибәте призына спорт ярышлары үткәрелде. Анда Кукмара мөхтәсибәте командасы да катнашты. Республика районнарыннан килгән уналты команда арасында мини-футбол уенында кукмаралылар беренче урынны яулады. Гер күтәрүдә Булат Нәҗипов – беренче, Данис Ганиев, Динар Рәхмәтуллиннар - өченче, кул көрәшендә Булат Вафин икенче урынны алды, дип хәбәр итте Рәдиф хәзрәт Тимергалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International