2019 елның 13 нче февралендә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары Кукмара муниципаль районының янгын бүлеге белән берлектә «Безнең куркынычсызлык безнең кулларда» темасына 14 балага экскурсия үткәрде. Әлеге чараның максаты балаларнын шәхси куркынычсызлыгына карата аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт уяту иде. Шулай ук янгын сүндерүче һөнәренә карата кызыксыну һәм хөрмәтне арттыру. Экскурсия барышында балаларга янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре, янгын килеп чыгу очрагына карата гамәлләр, бердәм коткару хезмәте номеры белән таныштылар.
Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Экскурсия җылы атмосферада үтте.