«Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Ятмас Дусай, Күкшел, Каинсар авылларында һәм Кукмара шәһәрендә яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән «Хәтирәләр яңарту терапиясе» буенча сәламәтлек өчен файдалы чаралар оештырдылар. Алар фоторәсемнәр карап бик күңелле үткәннәрен, яшьлекләрен искә төшерделәр. Өлкәннәр мондый чараларда бик теләп һәм яратып катнашалар.