Рәсем һәм шигырь конкурсы “Үлемсез Җәлил"

2019 елның 15 феврале, җомга

 

15 февраль көнне балалар китапханәсе 6 нчы номерлы “Салават күпере” балалар бакчасы белән берлектә, Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Үлемсез Җәлил" дип исемләнгән шигырь һәм рәсем конкурсы үткәрде.

Китапханә хезмәткәре Закирова Фирдания шагыйрнең тормыш юлы, иҗаты турында презентация күрсәтте, балалар өчен язылган шигырьләрен укыды. Балалар шагыйрьнең сугыш батырлыгы һәм шул батырлыкның шигырьләрендә чагылуы, фаҗигале язмышы турында мәгълүмат алды. Муса Җәлил балаларның яраткан язучысы, аның патриотик әсәрләре балалар тәрбиясендә зур роль уйный.

Шигырь һәм рәсем конкурсында бакчага йөрүче зурлар һәм хәзерлек төркеме балалары катнашты. Шигырьләр дөрес интонация белән башкарылды, балалар ясаган рәсемнәр дә хисләр, илһам белән ясалган, үзләре яраткан әдәби геройларны чагылдырган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри йомгак ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International