Инвалид балаларга Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында «ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә, чыгарылыш укучылары, элеккеге тәрбияләнүчеләр белән очрашу үткәрү традициягә әверелде.

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Инвалид балаларга Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында «ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә, чыгарылыш укучылары, элеккеге тәрбияләнүчеләр белән очрашу үткәрү традициягә әверелде.

 «Аралашу клубының» чираттагы утырышына Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы Кәримуллин Нияз чакырылган иде.

         Нияз тернәкләндерү үзәгенә 6 яшьтән йори башлады. Балачактан ул җырларга ярата һәм нәкъ менә җыр аңа тормыштагы барьерларны җиңәргә ярдәм итә.

Нияз иртә яшьтән үк үз чыгышларына бик җаваплы караган. Аның таланты сизелмичә калмады. Ул район конкурсларында һәм республика чараларында, фестивальләрдә катнаша башлады. Нияз музыка мәктәбендә " Вокал» белгечлеге буенча укый һәм параллель рәвештә «Жэухэр»фольклор ансамблендә шөгыльләнә.

         Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Казан мәдәният институтына укырга керә. Мәктәпне кызыл диплом белән тәмамлый. Хәзерге вакытта Нияз Ришат улы магистратурада укый һәм Кукмара балалар музыка мәктәбендә укытучы булып эшли.

        Укуларга карамастан, актив артистлык эшчәнлеге алып бара.

Нияз һәрвакыт РЦДПДА уздырылган чараларда мөмкинлекләре чикләнгән балалар алдында чыгыш ясау өчен вакыт таба: «Сабантуй» милли бәйрәмендә, чыгарылыш сыйныф укучыларының «дуслар даирәсендә» очрашу кичәсендә һәм башка социомәдәни чараларда катнаша.

Әлеге очрашуда укучылар Ниязның республика һәм Бөтенроссия күләмендәге төрле конкурсларда күп санлы җиңүләре турында белделәр. Нияз үзәк белгечләренә нәкъ менә аларның иҗади сәләтләрен күреп, ачыклавына зур рәхмәт белдерде. Балаларга ул һәрвакыт куелган максатка омтылуларын, мөмкинлекләре чикләнмәгән кешеләргә әйләнсен дип уйлауларын теләде.

      Саубуллашканда Нияз балаларга һәм хезмәткәрләргә үз башкаруында берничә җыр бүләк итте. Барысы да бик күп уңай эмоцияләр алды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International