Шәхси зачетта ярышлар «Стриж» төркеме картларында - 8дән 14 яшькә кадәр яшь төркеме, «Хонда – 200» - 8дән 14 яшькә кадәр, «Хонда – 270» - 12дән 17 яшькә кадәр барды
Арчада Ватанны саклаучылар көненә багышланган картинг буенча ярышлар узды. Шәхси зачетта ярышлар «Стриж» төркеме картларында - 8дән 14 яшькә кадәр яшь төркеме, «Хонда – 200» - 8дән 14 яшькә кадәр, «Хонда – 270» - 12дән 17 яшькә кадәр барды.
Команда зачетында Кукмара командасы 1 урынны яулады.
Шәхси беренчелектә «Стриж» төркемендә Матвей Сорокин – 2, «Хонда - 270» төркемендә Ризат Садыйков – 1, «Хонда – 200» төркемендә Дмитрий Зыганшин – 1 урын һәм Данияр Гарифуллин 3 урын алды.
Барлык җиңүчеләргә Мактау грамоталары, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.