Пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча IX Республика темпо-турнирының зона туры

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

2019 елның 19 феврале Кукмара шахмат клубы бинасында пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча IX Республика темпо-турнирының зона туры узды. Ярышларны Кукмара районында Россия Пенсия фонды идарәсе ярдәме белән Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе оештырды. Ярышларның баш хөкемдары-Хаҗиев И. М. 
Команда зачетында безнең пенсионерлар Саба районыннан калышып, икенче урынны алдылар. Шәхси зачетта хатын-кызлар арасында шахмат буенча беренче урынны Закирова Маргарита Мөхәммәт кызы алды һәм аңа тиздән 79 яшь тула! Ир-атлар арасында шахмат буенча киеренке көрәштә икенче урынны, өстәмә уеннан соң беренче урын өчен Шәймәрданов Камил Моэмин улы алды. Шашка буенча хатын-кызлар арасында икенче урынны Борисова Валентина Васильевна алды.
Призерларны уңышлары белән котлыйбыз һәм аларга нык сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International