21 февраль көнне Зур Кукмара мәдәният йортында күпкырлы шәхес, талант иясе, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың “Гөләйза” китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды. Бу кичәгә милләтебезгә, туган телебезгә битараф булмаган, язучының әсәрләрен яратып укучылар җыелган иде. Чара барышында Фәүзия Бәйрәмова “Гөләйза” китабының язылу тарихын, халкыбызның бик болганчык елларда да каршылыклар аша үзенең туган телен, милләтен саклап калуы турында сөйләде. Кичәдә килгән тамашачылар, “Салават күпере” иҗат берләшмәсе әгъзалары да чыгыш ясады. Чара барышында тамашачылар язучының иҗатына багышланган презентация белән таныштылар.