“ Уяу булыйк!”
Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә терроризмга каршы юнәлтелгән чараларга зур игътибар бирелә. Егерме алтынчы февраль көнне социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре белән «Уяу булыйк!» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде.
Чараның максаты-үз-үзеңне һәм якыннарыңны саклап калу; куркыныч сизсәң, хәбәр итү.
Түгәрәк өстәл үткәрү вакытында көнкүрештә, җәмәгать урыннарында, җәмәгать транспортында, телефоннарга хәбәр килсә, шикле кешеләр белән аралашканда, шикле әйберләр табылганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре кабатланды. Ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарын янадан искә төшерелде .
Рәсәйдә терроризм куркынычы узган гасырларда ук кискенләште. Бәхеткә, Татарстан шау-шу кузгалткан атакаларга дучар булмады, ләкин янаулар булды. Бүген вәзгыять федераль һәм республика дәүләт структураларының һәм иҗтимагый оешмаларның халык ярдәме белән җайга салынган сәясәте аркасында тулысынча контрольгә алынды.
"Тыныч яшә, әмма уяу бул» - хәзерге заман кешеләрнең төп кагыйдәсе.