2019 елның 22 февралендә «Зилант» спорт комплексында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы укучылары Спартакиадасы исәбенә район башлыгы Кубогына өстәл теннисы буенча команда беренчелеге узды. Ярышлар район мәгариф учреждениеләренең җыелма командалары арасында узды. Команданың составы 5 кеше : 2 егетләр, 2 кызлар һәм укытучы. Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Хәким кызы Галиева һәм Кукмара муниципаль районы өстәл теннисы федерациясе президенты Ринат Ваһапов чыгыш ясадылар. Ярышта районның 29 мәктәбеннән 145 кеше катнашты. Ярышлар «стенка на стенка» формасында узды, анда бер команданың барлык уенчылары да техник заявка нигезендә башка команда уенчылары белән очраша. Район башлыгы Кубогы, өстәл теннисы өчен өстәл, грамота, алтын медальләр, бүләкләр һәм акчалата призлар белән Олы Кукмара урта мәктәбе командасы бүләкләнде, икенче урында - Туембаш урта мәктәбе, өченчедә-Кукмара 4нче урта мәктәбе . Ярыш призерлары мактау грамоталары, медальләр, кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр,ә кызлар әле чәчәкләр белән дә бүләкләнделәр .