26 апрель көнне Манзарас авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган «Тукайлы укулары» дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде. Конкурста Манзарас, Киндеркүл Качемир балалар бакчаларының төрле яшьтәге төркемнәре балалары катнашты. Китапханә хезмәткәре Сабирова Фирая Рифкатовна балаларга « Г. Тукай – бөек шагыйрь» дип исемләнгән презентация күрсәтте, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китапларга күзәтү үткәрде. Балалар зур осталык күрсәтеп, бөек шагыйрьнең шигырьләрен, туган телгә, туган якка, аның табигатенә карата ялкынсыну хисләрен бик нәфис һәм эмоциональ яктан укыдылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри яшь категорияләре һәм төрле номинацияләр буенча нәтиҗәләр чыгарды. Барлык катнашучыларга да китапханә исеменнән грамоталар тапшырылды.