Шигырь бәйгесе «Тукай оныклары»

2019 елның 26 апреле, җомга

26 апрель көнне балалар китапханәсе “Йолдызлык” балалар бакчасы белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның 133 ел тулу уңаеннан «Тукай оныклары» дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты.

Китапханәче Фирдания Закирова балаларга шагыйрьнең тормышы, бәхетсез балачагы, ятимнең ачы язмышы турында сөйләде, язучының иҗатына багышланган презентация күрсәтте. Кыска гомерле Тукай балалар өчен тирән эчтәлекле, туган тел, туган як темасын яктырткан шигырьләр һәм әкиятләр язып калдырырга өлгергән.

Балалар бөек шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. "Кызыклы шәкерт", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Бала белән күбәләк", “Суга төшкән тычкан”, “Карлыгач белән Фатыйма” шигырьләрен зур осталык белән сәхнәләштерделәр.

Конкурска жюри төрле номинацияләр буенча нәтиҗә ясады. Катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырылды. Бәйрәм ахырында "Туган тел" җыры башкарылды, Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International