“Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  «Ком терапиясе» технологиясен кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дәрес үткәрелде

2019 елның 20 августы, сишәмбе

2019 нчы елның 20 нче августында Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  «Ком терапиясе» технологиясен кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дәрес үткәрелде. Балалар бик теләп уеннар уйнадылар: «Ком эзләре», «Шарны тап», «Ком юллары».

       Ком терапиясе методы балаларның психоэмоциональ халәтен тотрыклыландыра, кулларның вак моторикасын үстерә, социаль ориентирлашу үсешенә ярдәм итә.

       Дәрестә тернәкләнү узучы балаларның ата-аналары да катнашты. Алар балалар белән бергә тәрбияченең барлык биремнәрен дә бик кызыксынып кабатладылар. Хәзер алар өй шартларында да балаларны реабилитацияләүдә бу нәтиҗәле ысулны куллана алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International