Кукмарада мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Август киңәшмәсендә мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнед

Конференция эшендә район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район мәгариф идарәсе начальнигы Роберт Мансуров катнашты һәм чыгыш ясады.

-Мәгариф системасы – районда өстенлекле юнәлешләрнең берсе. 2018-2019 уку елы мәгариф өчен уңышлы булды. Барлык чыгарылыш укучылары да кулларына таныклык алды, укытучылар һәм җитәкчеләр төрле конкурс-бәйгеләрдә призлы урыннар яулады. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, - дип район башлыгы һәм үзенең теләкләрен ирештерде.

Август киңәшмәсе тәбрикләүләр белән төгәлләнде.

Фото: Фаниль Марсутдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International