2019 нчы елның 28 нче августында Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Күңелле песиләр» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрелде.
Чараның максаты-балаларда уңай эмоциональ кәеф булдыру, балаларны коллектив һәм шәхси эштә кулдан килгәнчә катнашуга җәлеп итү, якты тәэсирләр белән баету.
Чөнки нәкъ менә хәрәкәттә-тормыш. Шуңа күрә күңелле бәйрәмнең тагын бер мөһим максаты - уен, уен-көлке, бию кебек үз хәрәкәтләрендә шатлык китерү, физик сыйфатларны: тизлекне, көчне, җитезлекне үстерү иде.
Балалар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, төрле уеннар уйнадылар.
Бәйрәм ахырында барлык балалар да актив катнашканнары өчен якты, матур бүләкләр алдылар.