Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә хезмәт тәрбиясе һәм һөнәри юнәлеш бирү өстен юнәлешләрнең берсе булып тора.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә җәйге каникуллар вакытында “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге базасында җәйге хезмәт лагере оештырылды. Хезмәт лагере вакытында балалар территорияне тәртиптә тотарга булышалар, чүп утыйлар, утыртылган чәчәкләрне карыйлар, тегү һәм столяр остаханәсендә эшлиләр.
Балалар зур теләк белән хезмәт бригадасы составында эшлиләр. Биредә алар акча эшләү мөмкинлеген алалар, коллективта дус эшләргә, аралашырга өйрәнәләр.