Балалар ЮХИДИдә кунакта булдылар

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Кунакларны ЮХИДИ идарәсенең административ законнарны үтәү буенча инспектор Сергей Егоров каршы алды

Кукмарның “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ЮХИДИ хезмәткәрләренең эше белән таныштылар. Кунакларны ЮХИДИ идарәсенең административ законнарны үтәү буенча инспектор Сергей Егоров каршы алды. Башта ул ЮХИДИ бинасы буенча экскурсия үткәрде, аның барышында белгечләр үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр.

Балалар административ практика, юл күзәтчелеге хезмәткәрләренең эше белән таныштылар, административ беркетмә җыюның тәртибен һәм мәгълүматларның базага ничек кертелүен белделәр. Көндәлек эштә куллана торган төрле җиһазлар да малалайлар һәм кызларда зур кызыксыну уятты.

Балалар шулай ук светофорның төрләрен искә төшерделәр һәм юл билгеләрен кабатладылар, яктылык кайтаручы элементлар ни өчен кирәклеген белделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International