Кукмара муниципаль районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә балала өчен «Минем Республикам! Минем Татарстан!» дип аталган әңгәмә уздырылды.
Әлеге әңгәмәнең максаты - балаларның игътибарын Татарстан тарихына җәлеп итү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, иң мөһиме – безнең республикада тынычлык һәм дуслык булуын аңлау.
Балалар күпмилләтле республикабыз тарихы һәм үсеше, аның традицияләре һәм казанышлары, мәдәният һәйкәлләре турында күп мәгълүмат алдылар. Татарстан символикасы турында белемнәрен ныгыттылар, шулай ук Татарстанның хәзерге вакытта ничек үсеш алуы турында презентацияне карадылар.
Әңгәмә ахырында балалар Татарстан – тынычлык, татулык, дуслык һәм үзара аңлашу республикасы дип нәтиҗә ясадылар.