Кукмарада скейтбординг һәм трюк самокаты буенча турнир узды.

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

30 августта скейт мәйданчыгында, "МИРОМ" берләшмәсе балалары һәм спорт ветераннары Федерациясе белән берлектә, Кукмара районы тарихында скейтбординг һәм трюк самокаты буенча беренче турнир үткәрелде. Анда Кукмара районыннан да, шулай ук күрше Мамадыш районыннан да экстремаль спорт төрен яратучылар катнашты. Гомуми исәптә самокат һәм скейтборд белән идарә итү осталыгын 10 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге 25 катнашучы күрсәтте. Әлеге чараның максаты-урам хулиганлыгы һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Турнирда җиңүчеләргә Дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә спортчылар өчен җан атарга килгән спортчыларны тәм-томнар белән сыйладылар.Турнир лаеклы дәрәҗәдә һәм халык катнашында узды. Ул безнең районда үткәрелә торган спорт турнирларын тулыландырыр, дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International