Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне-Россиядә ел саен 3 сентябрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле даталарның берсе.

3 сентябрьдә, терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне, Бесланда гына түгел, бөтен ил буенча террорчылык актлары корбаннарын, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алалар. Бүген мәгариф учреждениеләре укучылары, педагоглар акцияне үткәрүгә кушылды: терракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар, Беслан истәлегенә җырлар, шигырьләр яңгырады, бергәләп күккә ак шарлар очырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International