«Шәфкать» тернәкләндерү  үзәгендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

2019 нчы елның 3 нче сентябрендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү  үзәгендә  «Экстремизмга – ЮК!» айлыгын үткәрү буенча чаралар уздырыла. 2004 елның 1 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган террорлык актына багышланган дәрес үткәрелде.

       Тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар бу куркыныч фаҗига турында презентация карадылар.

       2004 елның 1 сентябрь иртәсендә Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендә тантаналы линейка вакытында террористлар балаларны кулга алалар.   Ике көн ярым дәвамында террористлар ябык бинада 1128 тоткын тоткарлый. Заложникларның күбесе штурм барышында азат ителсә дә, теракт нәтиҗәсендә заложниклардан 314 кеше һәлак булган, шуларның 186сы-бала. Барлыгы, коткаручыларны да кертеп, 333 кеше һәлак булган һәм 800 дән артык төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

       Мондый чаралар Татарстан Республикасында милләтара татулыкны ныгыту, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, социаль, этник җирлектә конфликтларны булдырмау максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International