Сергей Димитриев эшмәкәрлекне үстерүнең мөһимлеген ассызыклады
Район башлыгы Сергей Димитриев эшмәкәрләр белән очрашу уздырды. Ул ачык диалог формасында барды.
Очрашуда 90 кече һәм урта бизнес вәкиле катнашты. Сораулар башлыча көнкүреш калдыклары чыгару өчен тарифларның, милек кадастры бәясенең артуы, метан ягулыгы салу станциясе ачу белән бәйле иде. Шулай ук социаль мәсьәләләр дә каралды.
Сергей Димитриев эшмәкәрлекне үстерүнең мөһимлеген ассызыклады.
Фото: Фаниль Марсутдинов