4 сентябрь көнне «Зилант» спорт мәктәбе методистлары Бесланда һәлак булган балалар истәлегенә багышланган «Чит авырту үзенә әверелә» дигән презентация күрсәтү белән әңгәмә үткәрелде. Балалар белән әңгәмәнең максаты- үзеңне тыныч тотарга, толерант була белергә өйрәтү. Без 21 гасырда балаларның сугыштан башка дөньяда яшәүләрен телибез. Мөһим түгел, нинди илдә без яшибез, мөһим түгел, нинди телдә сөйләшәбез, әмма шуны истә тотарга кирәк, бу һәркемнең үз гореф-гадәте һәм Ватанга, туган җиргә мәхәббәте. Чөнки без барыбыз да бер күк астында яшибез һәм йөрибез.Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен без сугыш һәм террор актлары вакытында һәлак булган барлык балаларны искә алабыз.