Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне акциясе кысаларында, Кукмара муниципаль районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә «Терроризмга – юк!» дип аталган рәсем конкурсы үткәрелде.
Конкурсның максаты: терроризм идеяләрен таратуга каршы тору, балаларда толерантлык тәрбияләү.
Конкурс алдыннан «Нәрсә ул терроризм һәм аның күренешләре» дигән әңгәмә үткәрелде. Аның барышында терроризм төшенчәсе, аның формалары һәм барлыкка килү сәбәпләре ачыкланды.
Әңгәмәдән соң балалар рәсемнәрдә терроризмга тискәре карашларын белдерделәр. Конкурс эшләре игълан ителгән темага туры килде.
Балалар фикеренчә, иң мөһиме - җирдә барлык кешеләр арасында дуслык һәм тынычлык.
Каримова Альбина Хидиал кызы
II – коррекцион төркем тәрбиячесе