Татьяна Ларионова үз чыгышында билгеләп үткәнчә, хатын-кыз депутатлар берләшмәсе ел саен бик күп чаралар үткәрә, шул исәптән халык белән очрашулар да
Кукмарада «Мәрхәмәт-Милосердие»хатын – кыз депутатлар берләшмәсенең күчмә утырышы узды.
Шәһәрнең Хатын-кызлар активы белән очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм башкалар катнашты.
2009 елдан Татарстан Дәүләт Советында «Мәрхәмәт-Милосердие"хатын – кыз депутатлар берләшмәсе үз эшчәнлеген алып бара.
Татьяна Ларионова үз чыгышында билгеләп үткәнчә, хатын-кыз депутатлар берләшмәсе ел саен бик күп чаралар, шул исәптән халык белән очрашулар уздыра.
- Нәкъ менә шундый аралашу безгә дөрес карарлар, законнар кабул итәргә һәм аларны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, - дип өстәде ул. – Безнең республика Дәүләт Советы – ул 100 депутат. Шуларның 15е генә хатын-кыз. Әмма безнең тавыш һәрвакыт яңгырый, бик көчле һәм иҗади яңгырый. Бигрәк тә социаль сәясәт, тормыш сыйфаты, гаилә сәясәте белән бәйле мәсьәләләр турында сүз барган урыннарда. Чөнки хатын-кыз йөрәге бу мәсьәләләрдә сизгеррәк, игътибарлы, кайгыртучанрак.
Шулай ук кунаклар районның алдынгы предприятиеләрендә булдылар.
фото: Алсу Гатауллина/ " Хезмәт даны"