«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә «Без көч куллануга каршы» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.

2019 елның 6 сентябре, җомга

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында, Кукмара муниципаль районы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә «Без көч куллануга каршы» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.

Әлеге конкурсның максаты - балаларга терроризм һәм көч куллану куркынычы янау, бу куркынычка каршы тору чараларын аңлау. Чара башында тәрбияче Абдулахатова Фәйрүзә Габделхәй кызы «экстремизм», «көчләү», «террор» төшенчәләренең асылын ачты.  Аннары ул экстремистлык эшчәнлегенең җимергеч нәтиҗәләре турында сөйләде. Балалар зур игътибар белән тәрбияченең мәгълүматын тыңладылар.

 Аннан соң балалар плакатлар һәм рәсемнәр ясадылар, алар терроризм проблемасына үз карашларын белдерделәр. Соңыннан  формасы буенча балаларча,  ә эчтәлеге буенча өлкәннәрчә булган рәсемнәрдән галерея оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International