Лубян авылында "Бесланда террорлык акты корбаннарын искә алу"дигән иҗтимагый-патриотик акция узды.

2019 елның 6 сентябре, җомга

3 сентябрь көнне Лубян авылында «Атлант «яшүсмерләр клубы» хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган "Бесланда террорлык акты корбаннарын искә алу" иҗтимагый-патриотик акциясе үткәрделәр. Акциядә Лубян урман-техника көллияте студентлары, мәктәп укучылары һәм авыл халкы катнашты. Митингта Беслан турында җырлар, шигырьләр яңгырады. Теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм күккә ак шарлар җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International