Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында «Без төрле, әмма без бергә»дуслык дәресе уздырылды. Бу чарада балалар шәфкатьлелек, игелеклелек, дуслык, хәзерге дөньяда толерантлык төшенчәсенә салынган сыйфатлар турында сөйләштеләр.
Толерантлыкның нәрсә икәнлеген яхшырак аңларга балаларга уеннар ярдәм итте: гади һәм кызыклы биремнәр белән «Тылсымлы сүз», «Тормыш вак-төякләре» һәм башшкалар.
Чара гыйбрәтле мультфильм карау белән тәмамланды. Фикер алышу барышында балалар мәрхәмәтлелек, дуслык, шәфкатьлелек – бары да толерантлык сыйфатына туры килә дигән нәтиҗәгә килделәр. Хәзерге заман дөньясында яхшы сыйфатлар эгоизм, битарафлык кебек начар сыйфатлардан калыша башлады. Моңа юл куярга ярамый! Без төрле булуга карамастан, бер-беребезгә ярдәм итеп, аңлашып яшәргә тиешбез.