Мәскәүдә инвалид балалар  өчен «Чиксез мөмкинлекләр тормышы» IX Бөтенроссия фестивале оештырылды.

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

2019 елның августында Мәскәүдә инвалид балалар  өчен «Чиксез мөмкинлекләр тормышы» IX Бөтенроссия фестивале оештырылды. Фестивальне оештыручылар - Мәскәү дәүләт гуманитар икътисад университеты.       

           Фестивальнең максаты - иҗади яктан сәләтле яшьләрне ачыклау, аларның иҗади сәләтләрен үстерү.  

         Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  тәрбияләнүче Гарифуллина Алия бу фестивальдә С.Есенинның «Ана хаты» әсәре белән «Нәфис уку, авторлык сүзе» номинациясендә катнашкан.

          Үз номинациясендә 15 катнашучы арасында Алия җиңүче булды һәм гала концертта чыгыш ясады. Шулай ук катнашучы дипломы белән бүләкләнде.  Талантлы тәрбияләнүченең җитәкчесе-тернәкләндерү үзәгенең музыка җитәкчесе Баймиев Л.З. фестивальнең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

          Катнашучылар өчен мастер-класслар, «Москвариум»га бару оештырылды. Балалар чын профессионаллар белән очрашып, кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, алга таба иҗади камилләштерү һәм үсеш мәсьәләләре буенча киңәшләштеләр.

         Мондый масштабтагы фестивальләрдә катнашу инвалидлыгы булган балаларга үз көчләренә ышанырга мөмкинлек бирә, тормышта яңа офыклар ача. Бу тернәкләндерү үзәкләренә йөрүче инвалид балалар өчен яхшы үрнәк. 

          Алиянең мисалы-өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә һәм секцияләрендә үсеп, зур уңышларга ирешергә мөмкин булуын күрсәтә. Чөнки һәр бала талантлы, аңа үз потенциалын ачарга ярдәм итәргә генә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International