Игелекле эшләр эстафетасын яшүсмерләр клубы "Атлант" күтәреп алды. 11 сентябрьдә "Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы"# ДОБРЫЙТАТАРСТАН иреклеләр акциясе кысаларында "Игелекле җир" дип исемләнгән чара оештырылды. Чара икенчел чималдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс булып торды. Чүп-чардан ясалган эшләнмәләр балаларны иҗади фикерләргә, хыялларын һәм вак моториканы үстерергә өйрәтәчәк. Өлкәннәр чүп-чар күргән җирдә бала илһам чыганагы таба һәм көнкүреш калдыкларына яңа тормыш бирә ала.