26 сентябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен кызыксындырган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка «балалар» мәсьәләләре (проблемалары) буенча профессиональ психологлар белән аралаша, киңәш-киңәшләр ала алачаклар.
Чараның үзенчәлеген игътибарга алып, һәм анда катнашырга теләгән гражданнарга белгеч - психолог белән нәтиҗәле эшләү максатларында (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
Әлеге чараның актуальлеген, социаль әһәмиятен исәпкә алып, булачак чара турында халыкка киң мәгълүмат җиткерүне күздә тотып, әлеге чараны үткәрүдә ярдәм итүегезне сорыйм, район (шәһәр округы) территориясендә урнашкан Муниципаль берәмлекләр, оешмалар сайтларында, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдә гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү көнен үткәрү турында мәгълүмат урнаштырып.