Татарстанда Яшь фермер мәктәбе старт ала: "Агростартап" сменасы"

2019 елның 13 сентябре, җомга

20 сентябрьдә Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Яшь фермер мәктәбе» старт ала ике көн эчендә республика авылларыннан килгән яшьләр бизнес планлаштыру, нәтиҗәле бизнес-план төзү нигезләренә өйрәнәчәкләр һәм авылда яшьләргә ярдәм итү программалары турында беләчәкләр. 
Моннан тыш, укыту кысаларында бизнес-тренинглар, түгәрәк өстәлләр һәм Татарстанның уңышлы фермерлары мәйданчыкларында булу планлаштырылган, анда алар үз тәҗрибәләре турында сөйләячәкләр һәм тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәкләр. Шулай ук мәктәп кысаларында бизнес-проектлар конкурсы узачак, җиңүче үз продуктының бренды өчен полиграфик хезмәтләргә 30 000 сум күләмендә сертификат алачак.
Анда катнашырга авыл җирендә теркәлгән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, үз бизнесларын университетны тәмамлаганнан соң башларга теләүчеләр (көндезге һәм читтән торып уку формасындагы соңгы курс студентлары-бакалаврлары, магистр студентлар, аспирантлар) чакырыла.
Укулар тәмамлангач, катнашучыларга яшь фермер мәктәбе узу турында сертификатлар биреләчәк. Катнашу өчен 2019 елның 18 сентябренә кадәр гариза тутырырга һәм түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: amo-rt@mail.ru «ТМП заявкасы»тамгасы белән. Өстәмә мәгълүматны (843) 221-75-97 телефоны буенча алырга мөмкин.
Гариза
Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык
Яңалыкларның татар версиясе: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1560641.htm
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International