Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Тукай районы фермерларын авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча очрашуларга чакыра

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Татарстанның Тукай районында 17-18 сентябрьдә авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы район халкы, фермерлар һәм авыл эшкуарлары белән очрашачак.

Очрашу барышында кече эшмәкәрлек субъектларына һәм хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме чаралары аңлатылачак. Шулай ук, күчмә очрашулар кооператив партнерлыгының мөмкин булган схемаларын модельләштерү белән муниципаль районны тикшерү максатына да ия.

Чара нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре буенча районның эшлекле активлыгы рейтингы формалаштырылачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәрткәнчә, авылда эшкуарлык һәм авыл хуҗалыгы кооперациясенең барлык мәсьәләләре буенча «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУГА түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:(843)221-77-40, (843)292-07-59, ТР Мәдәният министрлыгы сайты.

Яңалыкларның татар версиясе: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1562777.htm

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International