2019 елның 16 сентябрендә конкурсның заявка бирү кампаниясе башланды. Нәтиҗәләр буенча финалистлар Татарстан Республикасы министрлыкларында, ведомстволарында, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларында стажировка узу һәм үз проектларын тәкъдим итү мөмкинлегенә ия булачак. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте составына керәчәк, федераль ведомстволарда стажировка узу, чит илләрдә стажировка узу, Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Президент академиясенең Җәйге кампусында катнашу, Мәскәү шәһәре Хөкүмәтендә стажировка узу, ә конкурсның гран-при иясе «Татарстан Республикасының Ел лидеры»исеменә лаек булачак. Конкурсны үткәрү турында тулырак мәгълүмат <url>/rezervrt.ru/vver сайтында урнаштырылган