Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оештыру күрсәтмәләре нигезендә, 2019 елның 1 октябреннән алып 2 октябренә кадәр Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, шул исәптән Кукмара муниципаль районы территориясендә федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрү планлаштырыла.
Тренировкалар барышында авыл җирлекләрендә, оешмаларда һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр тематикасы буенча гамәли чаралар үткәрү, Татарстан Республикасы халкына хәбәр итү системасын тикшерү, уку сигналларын идарә органнарына җиткерү, шулай ук абонентларның кәрәзле телефоннарына СМС җибәрү күздә тотыла. Тынычлык һәм тәртип саклавыгызны сорыйбыз!