Татарстан Республикасында 1,4 млн. гектар мәйдан җыеп алынган. Аграрийлар 4,2 млн тонна ашлык җыеп алган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Иң югары җыем — 170 мең тоннадан артык-Тукай, Арча, Актаныш һәм Минзәлә районнарында теркәлгән. Иң югары уңыш күрсәткечләре (гектарыннан 40 центнердан артык) — Тукай, Мамадыш, Зәй һәм Актаныш районнарында.
Марат Җәббаров ашлык кукурузын җитештерү өлешендә зур резерв булуын билгеләп үтте. Быел 50 мең гектардан артык бу культура чәчелгән. Аларны урып-җыю өчен республика хуҗалыкларында уракка 300 гектарга якын йөкләнеш белән 190 кукуруз ургычы бар.
Җәй салкын булу сәбәпле, рапс җыю сроклары буенча артта калу күзәтелә. Бүгенге көнгә 105 мең гектарның өчтән бере җыеп алынган. Уңыш-12,5 ц/га. Бу культура өчен 132 мең га җир бүлеп бирелгән.
Шикәр чөгендере алу дәвам итә. Бүген кырларда 102 комбайн эшли. 20 мең гектарга якын яисә 30% тан артык мәйданда уңыш җыеп алынган. 827 мең тонна яңа уңыш җыеп алынган. Завод мәйданчыкларына 460 мең тонна чөгендер ташылган. Өч завод та эшли. Предприятиеләр тәүлек саен 17,2 мең тонна эшкәртүгә чыктылар. 38 мең тонна шикәр комы әзерләнгән инде», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы вазыйфаларын башкаручы.
Киләсе ел уңышы буенча 495 мең га көзге культуралар чәчелгән, шулардан көзге бодай-369 мең га, көзге арыш-122 мең га.
Туфракны көзге эшкәртү планлаштырылган мәйданнарның 1 млн. гектарында башкарылды. Шуның 400 мең гектарына сөрүлек катламын тирәнәйтү үткәрелде.
Марат Җәббаров сүзләренчә, бүген республикада традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Моның өчен Казанда 15 мәйданчык эшли, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзән районында-2әр нокта. Ярминкәләр атна саен шимбә көнне 28 декабрьгә кадәр үткәреләчәк.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрү тәҗрибәсе үзен яхшы яктан күрсәтте. Ул шәһәр җитәкчелеген фермерларга ярдәм итәргә, сәүдә алып бару өчен кирәкле шартлар тудырырга чакырды.
Яңалыкларның татар версиясе: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1566122.htm
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы