Аш-Буҗи авылы китапханәчесе төрле яшьтәге мәкәп укучылары өчен “Хуш киләсең, Сөмбелә-Көз кызы” дип исемләнгән уңыш бәйрәме үткәрде. Укучылар көз турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап таптылар, кроссворд чиштеләр. Балаларга яшелчә, җиләк-җимешләрнең файдалы икәнлеге турында сөйләп кителде. Шулай ук “Җиләк-җимешне тәменнән белү”, “Кайсы сүз артык?”, “Бер сүз белән әйт” уеннары уйнатылды.